Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне билгеләп үтелә
Хәзерге вакытта БМОга 193 дәүләт керә, аларның һәркайсы БМОның Генераль Ассамблеясы әгъзасы булып тора
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 1947 елның 31 октябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциядә 24 октябрьне БМО Уставын кабул иткән көн, дөнья халкын БМО максатлары һәм казанышлары белән таныштыру, шулай ук үз эшчәнлегенә ярдәм алу максатында, БМО көне дип игълан иткән.
БМОның иң беренче документларының берсе 1948 елның декабрендә Кеше хокуклары гомум декларациясен кабул итү булган. 1971 елның 6 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясы тагын бер резолюция кабул итә, анда БМО көне халыкара бәйрәм булырга тиеш диелә, һәм әлеге датаны БМО әгъзалары саналган бөтен дәүләтләр тарафыннан ял көне буларак билгеләп үтәргә тәкъдим ителә.
Хәзерге вакытта БМОга 193 дәүләт керә, аларның һәркайсы БМОның Генераль Ассамблеясы әгъзасы булып тора. БМО көне 20-26 октябрьдә билгеләп үтелгән БМО атнасына керә. Көннең бәйрәм чаралары очрашу, җыелыш, түгәрәк өстәл, күргәзмәләрне үз эченә ала. БМО көнендә традиция буенча Генераль Ассамблея залында халыкара концерт уздырыла. Кайчагында махсус чаралар оештырыла, аларда оешма әгъзалары электрон коммуникация чаралары ярдәмендә дөньяның төрле шәһәрләре белән телекүперләр үткәрә.
Calend.ru материаллары буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз