news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гариза бирүнең соңгы көне

1 февральдән соң БДИда катнашуга гаризалар җитди сәбәпләр булган очракта гына кабул ителәчәк.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Имтиханда катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип искә төшерә Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Әлеге гаризада сынауда катнашучы үзе сайлаган предметларны күрсәтергә тиеш.

Гаризада теләгән кадәр предмет күрсәтелергә мөмкин, әмма ике имтихан – рус теле һәм математика мәҗбүри предметлар булып тора. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем алу турындагы аттестатка ия булу өчен кирәк.

Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ бирүгә гаризаны белем бирү оешмасында тапшыра. Узган елларда мәктәптән чыгарылучылар гаризаны Россия Федерациясе субьекты тарафыннан билгеләнгән теркәлү урыннарында язарга тиеш иде.

1 февральдән соң БДИда катнашуга гаризалар Россия субъектының дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан җитди сәбәпләр (авыру яки башка сәбәпләр, документлар белән расланган очракта) булган очракта һәм ул имтихан башлануга ике атна алдан бирелгән очракта гына кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100