Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген - Бердәм дәүләт имтиханын төп срокларда тапшырмаган категорияләр өчен сынау бирүнең икенче көне
Бүген һәм резерв көннәрендә математикадан сынау бирергә теләп – 522, географиядән – 41, инглиз теленнән 71 кеше заявка биргән
(Казан,11 июль, “Татар-информ”). Бүген Бердәм дәүләт имтиханын төп срокларда тапшырмаган категорияләр өчен сынау бирүнең икенче көне: укучылар математика, география, чит телләрдән (инглиз теле) имтихан бирә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Бердәм дәүләт имтиханы бүлегеннән хәбәр иткәнчә, бүген һәм резерв көннәрендә математикадан сынау бирергә теләп – 522, географиядән – 41, инглиз теленнән 71 кеше заявка биргән.
Билгеле булганча, Бердәм дәүләт имтиханын төп срокларда тапшырырга мөмкинлеге булмаган билгеле бер категориягә БДИ өчен 8-18 июль көннәрендә өстәмә вакыт (БДИның икенче дулкыны) билгеләнде.
Бу чорда узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тота ала. Шулай ук кайбер предметлар буенча имтиханнар бер көнгә куелган очракта өстәмә вакыт эчендә һәм резерв көннәрендә БДИ тапшыру мөмкинлеге куела.
2011 елда мәктәп тәмамлаучылар ниндидер бер җитди сәбәп аркасында сайлап алына торган предметлардан имтихан тапшыру турында гариза язмаса, Дәүләт имтихан комиссиясе карары нигезендә бу предметлардан БДИны гадәттәге яки өстәмә вакытта бирә ала.
Икенче дулкында иң беренче имтихан 8 июльдә рус теле, химия, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) узды.
13 июльгә (җәмгыять белеме, рус әдәбияты, физика); 15 июльгә (биология, тарих); 18 июльгә (барлык гомумбелем предметлары) куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз