news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген байбак көне иде: яз ничек килә

Беренче тапкыр рәсми рәвештә ул көн 1986 елның 2 февралендә билгеләп үтелгән.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Россия гаммәви матбугат чараларында ярты төннән алып 2 февральнең 18 сәгать 30 минутка кадәр Байбак көнен яктырткан 700ләп басма чыккан. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Америкадагы юрауларга ышансаң, әгәр дә байбак 2 февральдә үз шәүләсен күрмәсә, бу иртә язга; әгәр дә шәүләсен күрә икән – Американы тагы алты атналык салкын көтә дигән сүз.

Беренче тапкыр рәсми рәвештә ул көн 1986 елның 2 февралендә билгеләп үтелгән. Тамырлары белән немецларның ышануларына барып тоташкан бу гадәт 1993 елда режиссер Харольд Рэмисның “День сурка” – “Байбак көне” фильмыннан соң танылып китә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100