news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Башкортстанда Хәния Фәрхи белән хушлашалар

Хәния Фәрхи 29 июльдә Казанда җирләнәчәк

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Бүген, 28 июльдә, Башкортстанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы уза.
 
Җирле вакыт белән иртәнге сәгать 10да башланган чарага, Башкортстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Тәтешле районы Мәдәният йорты фойесынада оештырылган хушлашу чарасында һәр кеше катнаша ала. Хушлашу чарасы Югары Тәтешленең Мәдәният йортында уза.
 
Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 29 июль көнне Казанда җирләнәчәк, дип хәбәр иткән иде. Җырчыны соңгы юлга озату шул көнне Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot