news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген башкалада янә бер мәчеткә нигез ташы салынды

Төзелеш тәмамланганнан соң, башкаланың Левченко бистәсендә урнашкан “Сөләйман” мәчете эшчәнлеген биредә дәвам итәчәк

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Салкын җил һәм вак яңгыр сибәләп торуга карамастан, Мәскәү районының Коләхмәтов белән Серов урамнары кисешкән урындагы мәйданга халык бик күп җыелган иде. Чөнки биредә күптәннән көтелгән Аллаһ йорты һәм начар күрүчеләр һәм күрүдән мәхрүм калганнар өчен тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. Әлеге истәлекле вакыйгада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашты һәм мәчет нигезенә беренче ташны салды.
“Бу көнне казанлылар, ул гына да түгел, республикада һәм чит төбәкләрдә яшәүче динкардәшләребез күптән көтә иде инде. Билгеле булганча, Мәскәү районында урнашкан “Сөләйман” мәчете каршында начар күрүчеләр һәм күрүдән мәхрүм калганнар өчен тернәкләндерү үзәге эшләп килә. Без анда булып, әлеге мәчет белән дә һәм үзәкнең эшчәнлеге белән дә якыннан таныштык”, - диде Илсур Рәис улы һәм быел да хаҗга китүчеләр белән очрашып сөйләшүен һәм шулар арасыннан булган Венера апаның үзе турында сөйләп, шәһәр башлыгына күптән көтелгән менә шушы үзәк төзелешен башлап җибәрүләрен үтенүен дә әйтеп узды. “Күңеленә күрә көнен бирер, дигән мәкаль бар татарда. Гәрчә илдә үзгәрешләр көтелсә дә, без шушы үзәкне төзү эшен башлап җибәрәчәкбез һәм бу эштә бердәм булырбыз, иншалла. Бар кылучы да шушы изге гамәлебездә авырлыкларны җиңеп чыгарга булышыр”, - дигән теләктә калды һәм шушы чарага җыелган һәркемне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрикләде Илсур Метшин.
Билгеле булганча, “Сөләйман” мәчете, күрүдән мәхрүм булган һәм начар күрүче мөселманнарга дини белем бирү юнәлешендә, ике ел рәттән зур эш алып бара. Бүгенге көндә биредә сигез компьютер булган аерым сыйныф, уку бүлмәсе, тулай торак, ашханә бар. Моннан тыш, буш вакытларында шәкертләр физик күнегүләр дә ясый алсын өчен, тренажерлар да кайтартылган. Начар күрүчеләр өчен, язуны зурайтып укый торган берничә җайланма, эре хәрефләр белән язылган Коръән басмасы да булдырылган.
Кызганычка, физик мөмкинлекләре чикле булган динкардәшләребезне әлеге үзәккә күпләп туплап булмый. Укуларга берьюлы нибары 16 кеше генә чакырыла иде. Ә биредә белем алырга теләүчеләрнең саны шактый күп.
Тантанада хәбәр ителгәнчә, әлеге төзелеш 2-3 елда төгәлләнер һәм “Сөләйман” мәчете һәм сафка баскан яңа тернәкләндерү үзәге биредә динкардәшләребезне күпләп кабул итәр.



news_right_1
news_right_2
news_bot