news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген – Бөтенроссия хоккей көне

Бу дата илебезнең хоккей спорт төренә ихтирам билгесе

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Бөтенроссия хоккей көне беренче тапкыр 2007 нче елда кышның беренче көнендә Россиянең хоккей федерациясе президенты Владислава Третьяк тәкъдиме буенча уза, ул көнне илнең 150 дән артык стадионы шушы уенны сөючеләрне кабул итә.

СССРның хоккей буенча җыелмасы киңкүләм ярышлардан берничә тапкыр алтын медальләр алып кайтты. Безнең хоккейчылар 8 мәртәбә олимпия чемпионнары, 27 тапкыр дөнья чемпионнары булды. Бервакыт безнең җыелма команда дүрт мәртәбә рәттән, ә соңрак өч тапкыр рәттән Олимпия уеннары чемпионы исемен яулады. 1956 нчы елгы Олимпиадада да безнең хоккейчылар “алтын”га лаек булып, дан казанды.

1 нче декабрь көнне ил буенча чаралар даими рәвештә үткәреләчәк. Бу дата илебезнең хоккей спорт төренә ихтирам билгесе, хоккейны популярлаштыру мөмкинлеге.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot