news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне

Бүген – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Бүген – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Ирина Ларочкина Татарстан халыкны шушы дата белән котлады.

“Сезне Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлыйм!

Җәмгыятьнең экологик иминлеге сагында торган һәммә кешегә рәхмәт белдерәсем килә.

Бу көн төрле һөнәр, дин һәм ил кешеләрен бер максат – тирә-юнь мохитне саклауда берләштерә.

Без уртак көч белән әйләнә-тирә мохитне саклауның дәүләт әһәмиятендәге эш булуын расладык. Татарстан Республикасында табигать ресурсларын торгызу, куллану, тирә-юньне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен башкару икътисадны реформалаштыру проблемалары комплексында зур өстенлеккә ия. Тупланган тәҗрибәдән чыгып, ныклы икътисад һәм чиста тирә-юнь мохитнең үзара бәйләнгән әйберләр булуын аңлыйбыз.

Безнең көндәлек эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстанның табигать байлыкларыннан рациональ файдалануга юнәлтелгән дип ышанам.

Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа фикерләр һәм ныклы сәламәтлек телим!” – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot