Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне
2009 елдан башлап Россиядә Илкүләм онкология программасы тормышка ашырыла
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне - бу Халыкара ракка каршы көрәш берлеге 2005 елдан башлап ел саен оештыра торган чара. Аның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге глобаль проблемага юнәлтү, хәзерге вакытта онкология чирләренең никадәр куркыныч булуын һәм киң таралуын искәртү.
Яман шешнең бөтен дөньяда үлемгә китерүче иң киң таралган сәбәп булуы берәүгә дә сер түгел, Россия дә искәрмә түгел. Статистика буенча, 2005 елда илебездә 2,3 миллион кеше онкологик чирле дип саналган, бу, 1995 ел белән чагыштырганда 1,75 миллион кешегә күбрәк. Ел саен 400-500 мең кешедә әлеге куркыныч чир ачыклана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, рактан интегүче кешеләрнең 70 процентына нурланыш терапиясе кирәк. Россиядә моңа мохтаҗ пациентларның нибары 30 проценты гына нурланыш терапиясе уза.
2009 елдан башлап Россиядә Илкүләм онкология программасы тормышка ашырыла, анда 2011 елга кадәр 35 төбәк катнашса, 2012 елдан тагын 15 төбәк кушылган. Ә 2015 елга кадәр анда Россиянең барлык төбәкләре дә катнашырга тиеш.
Calend.ru материаллары буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз