news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Бөтендөнья туризм көне

Бүген Бөтендөнья туризм көне

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстанның турбизнес вәкилләре Бөтендөнья туризм көнен билгеләп үтәчәк. “Седьмое небо” боулинг-клубында (Аквапаркның 3 нче каты) узачак очрашуда туриндустрия һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында боулинг буенча турнир оештырыла.

Бөтендөнья туризм көне уңаеннан, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев үзенең котлау сүзләрен җиткерә: “Сәяхәт кылу белән мавыгучыларны, төрле ил һәм халыкларның үзенчәлекләрен тикшерү белән шөгыльләнүчеләрне бәйрәм белән тәбриклим. 1979 елда гамәлгә кертелгән Бөтендөнья туризм көнен ерак илләр белән кызыксынучылар гына түгел, ә туган як тарихын өйрәнүчеләр дә бәйрәм итә. Безнең республика һәм аның башкаласы гаҗәеп тарихи-мәдәни һәйкәлләргә, кызыклы туристик маршрутларга һәм мавыктыргыч күңел ачу үзәкләренә бай. Милли һәм дини мөнәсәбәтләр, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан туристларның Татарстанга игътибарын җәлеп итә.

Туристик индустрия – Татарстанның икътисади көч-куәтен дә билгеләүче өлкәләрнең берсе. Тарих һәйкәлләрен торгызу, яңа туристик маршрутлар ачылу, Татарстанның шәхси туристик бренды йөзен формалаштырды. Шулай да әле камилләштерәсе нәрсәләр күп – инфраструктураны киңәйтү, яңа кунакханәләр һәм туристик объектлар төзү таләп ителә. Алабуга меңъеллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнә, Кама Аланы төбәкнең уен бизнесы башкаласына әверелергә тора. Болар кызыклы сәяхәтләр, очрашулар һәм яңа ачышларның, республика халкы һәм кунаклары өчен көндәлек бәйрәмгә әйләнүен тәэмин итәчәк”.

news_right_1
news_right_2
news_bot