news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген - Бөтендөнья телевидение көне

Бүген - Бөтендөнья телевидение көне

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Абдуллина). 1996 елның 17 декабре Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары белән Бөтендөнья телевидение көне дип игълан ителә. Әлеге дата БМОда беренче Бөтендөнья телевизион форумын уңышлы үткәрү хөрмәтенә билгеләнә.

Төрле илләрнең Хөкүмәтләре тарафыннан Бөтендөнья телевидение көнен билгеләп үтәргә, телевизион программалар алмашуга кызыксыну уятырга, алар аша тынычлык, иминлек, икътисадый һәм социаль үсеш темаларын яктыртырга, мәдәни алмашуны киңәйтергә тәкъдим ителә.

Россиядәге телевидение базары, бөтен дөньядагы кебек үк, чираттагы үсеш этабын кичерә. Хәзер Татарстанда федераль каналлардан тыш, 25кә якын шәһәр һәм район телекомпанияләре тапшырулар алып бара. Шуның белән бергә яңа тележанрлар, тапшыруларның яңа формаларын эзләү дә актив дәвам итә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да бер урында таптанмый, һәрдаим эзләнә. Моңа Интернет-телевидениене мисал итеп китерергә мөмкин. Әйтик, “Татар-информ” агентлыгы тарафыннан үткәрелүче матбугат конференцияләре хәзер он-лайн режимында Бөтендөнья челтәрендә дә трансляцияләнә. Әлеге программаларны Интернеттан файдалану мөмкинлеге булган һәркем (кайсы илдә яшәвенә карамастан) карый ала. Якын көннәрдә агентлык Интернет-телевидение программаларын даими рәвештә трансляцияли башларга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot