news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе сайлана

Утырышта совет әгъзаларыннан 30 кеше залда утыра, 18 кеше скайп аша катнаша.

Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе сайлана
Александр Эшкинин

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе сайлана. Бөтендөнья татар яшьләренең чираттан тыш советы утырышы башланып китте.

Форум советы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен җыелды.

Утырышта кунак буларак, ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша. Утырышның модераторы итеп сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин билгеләнде.

Утырышта совет әгъзаларыннан 30 кеше залда утыра, 18 кеше скайп аша катнаша.

Совет әгъзалары Тәбрис Яруллинның хисабын тыңлады һәм аны хуплады.

  • 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдергән иде. Аның җитәкчелегендә татар яшьләре форумы утызга якын проект эшләп барды, алар арасында "Мин татарча сөйләшәм", "Татар-дозор", "Тарихи бранч", "Печән базары", "Җәдид фест" һ.б. 

news_right_1
news_right_2
news_bot