Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Бүген Бөтендөнья су ресурслары көне
^Бүген Бөтендөнья су ресурслары көне
(Казан, 22 март, “Татар-информ”). 22 мартта Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты - дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын су ресурсларын үзләштерүнең ни дәрәҗәдә икътисадның нәтиҗәлелеген һәм кешеләрнең социаль иминлеген арттыруга ярдәм итүенә юнәлтү.
Бөтендөнья су ресурслары көнен үткәрү фикере 1992 елда Рио-де-Жанейрода үткәрелгән БМОның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү конференциясендә яңгыраган. Россиядә Бөтендөнья су ресурслары көнен тәүге тапкыр 1995 елда “Су – ул тормыш” шигаре астында үткәрделәр.
Татарстан территориясе буенча Идел (177 километр) һәм Кама елгалары (380 километр), аларның кушылдыклары – Нократ (60 километр) һәм Агыйдел (50 километр), Зөя, Ык, Иж, Чишмә һәм башка елгалар агып уза. Республика территориясендә 8 меңнән артык күл бар, алар Минзәлә районында (756), Мамадыш (694), Актаныш (579) һәм Чистайда (493) аеруча күп. Иң зур су объектлары – республиканы су ресурслары, шул исәптән эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүрештә куллану өчен каралган су белән тәэмин итүче 4 сусаклагыч бар (Куйбышев, Түбән Кама, Зәй һәм Карабаш). 1955 елда төзелгән Куйбышев сусаклагычы Ауропада иң зуры һәм Татарстан территориясендәге суның 50,7 процентын алып тора һәм Урта Идел су агымын сезонлы көйләүне тәэмин итә.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда елына 790 миллион кубометр агып җыела торган суларны чистарту буенча 120дән артык корылма кулланыла. 2005 елның 1 гыйнварына республика территориясендә җир асты сулары пычрануның 315 чыганагы теркәлгән, шуларның 79ы соңгы елларда ачыкланган. 2002 ел белән чагыштырганда, җир асты суларының нитратлар һәм нефть продуктлары белән пычранган чыганаклары саны 2-3 тапкырга арткан.
Азнакай, Бөгелмә, Аксубай һәм Чистай районнарында суларның нитратлар белән пычранган чыганаклары аеруча күп. Әлмәттә (22 чыганак), Лениногорскида (15), Баулы (9) һәм Сарман районнарында (6) исә җир асты сулары хлоридлар белән нык пычранган. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең сәнәгать калдыкларын күмү полигоны янында җир асты суларының феноллар һәм нефть продуктлары белән пычрануы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз