Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Бөтендөнья остеопорозга каршы көрәш көне
Бүген Бөтендөнья остеопорозга каршы көрәш көне
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Бүген бөтен дөнья остеопорозга каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Бу авыру инвалидлык һәм үлем сәбәпләре буенча барлык чирләр арасында йөрәк-кан тамыры авырулары, онкология һәм шикәр авыруыннан кала 4нче урында тора.
Остеопороз белән авырганда сөякләр зәгыйфь була, ә бу исә еш һәм катлаулы сынуларга китереп чыгара. Әлеге чирдән, нигездә, өлкән яшьтәгеләр җәфа чигә. Авыруның сәбәбе – кальций җитмәүдә. Гадәттә ул аз хәрәкәт иткән, кофе һәм тәмәкене артык кулланган кешеләрдә күзәтелә. Шул ук вакытта авыруны кисәтү кыен түгел – организмны кальций белән тәэмин итәргә кирәк. Дөрес, моны алдан, кисәтү чарасы буларак эшләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз