Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Бүген – Бөтендөнья метеоролог көне
^Бүген – Бөтендөнья метеоролог көне
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Мария Семенова). Ел саен 23 мартта Бөтендөнья метеорология оешмасы 1950 елның 23 мартында оешма нигезләнгән Конвенциянең үз көченә керүен билгеләп, Бөтендөнья метеоролог көнен бәйрәм итә.
Статистика нигезендә, дөньяда бөтен табигый афәтләрнең 90 процентка якыны климат, су һәм куркыныч һава шартлары белән бәйле. Мондый афәтләрдән котылып калып булмый, әмма аларны фаразлау һәм кешелек өчен аның нәтиҗәләрен йомшарту метеорология хезмәтенең көченнән килә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республиканың гидрометеорология хезмәтендә куркыныч хәлләр, ташу вакытында су биеклеге һәм әйләнә-тирә мохитнең экстремаль югары дәрәҗәдә пычрануы турында ашыгыч кисәтү буенча җайга салынган система бар. Тикшерүләр вакытында заманча компьютер техникасы һәм программа комплекслары кулланыла. Татарстан территориясендә тикшеренүнең түбәндәге төрләре - агро-гидрометеорология, актинометрик, аэрология һәм радиолокация буенча киң колачлы челтәре эшли. Моннан тыш, радиация һәм әйләнә-тирә мохитнең пычрану дәрәҗәсе мониторингы үткәрелә.
Татарстанда Гидрометеорология хезмәте 75 елдан артык эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз