news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә

2011 нче елда кулланучылар хокуклары бозылу буенча гражданнардан 20004 мөрәҗәгать кабул ителгән

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Безнең акчалар, безнең хокуклар: финанс хезмәтләре базарында дөрес юл сайлау өчен кампанияләр” шигаре астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Республика массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе узды.
Узган елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан кулланучылар хокуклары бозылу мәсьәләләре буенча гражданнардан 20004 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шикаятьләрнең күпчелек өлеше электрон элемтә чаралары, интернет-приемная аша килеп ирешкән. Аларның 84,1 процент өлеше сәүдә даирәсенә, 6,7 процент өлеше көнкүреш хезмәтләренә, 2,8 процент өлеше торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсенә, 6,4 проценты башка хезмәтләргә карый. Дәгъваларның 87,3 процент өлеше судка кадәрге тәртиптә кулланучылар файдасына хәл ителгән. Кулланучыларның үзаңы үсүен арттыруга юнәлдерелгән профилактик эшне җанландыру, кулланучыларга кагылышлы законга таянып конфликтлы вәзгыятьләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итүгә өйрәнү нәтиҗәсендә, былтыр кулланучылардан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны 2010 нчы ел белән чагыштырганда 11,1 процентка кимегән (2010 нчы елда 22505 шикаять каралган булган).
Матбугат очрашуында катнашкан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова әйтүенчә, шикаятьләргә ясалган анализ, кулланучыларның хәзер катлаулы проблемалар, ягъни җитдирәк мәсьәләләр буенча дәгъва белдерүен, вак-төяк саналган эшләр буенча шикаятьләрнең кимүен күрсәтә. Кулланучыларның зарланулары катлаулы көнкүреш техникасы, кәрәзле телефон, җиһаз, сөт эшләнмәләре, ит продуктлары, кондитер эшләнмәләре, балалар ашамлыгына карата еш очрый. Аларның 92 процент өлеше рас булып чыккан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100