news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Бөтендөнья күз күрү көне билгеләп үтелә

Республика клиник офтальмология хастаханәсе мәгълүматлары буенча, 2017 ел башыннан аларга 88 910 кеше мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Күз күрү көне (World Sight Day) бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Ул Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы тәкъдиме белән һәр елны октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә уза.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсе мәгълүматлары буенча, 2017 ел башыннан аларга 88 910 кеше мөрәҗәгать иткән һәм аларның 16 182сенә кичекмәстән ярдәм кирәккән.

“Бүгенге көндә эшләүчеләр һәм укучылар арасында офтальмологиядә иң популяр авыру – ерактан начар күрү, башкача әйтсәк - офис синдромы. Бу замана проблемасы дисәк тә була. Кеше компьютер каршында утырганда, монитордан аерылмыйча аңа карашын озак вакыт юнәлтеп тора һәм күзләрен сирәк йомгалап ала. Шунлыктан гадәти күз яше ясалу кими һәм коры күз синдромы барлыкка килә. Тенденция мактанырлык түгел – инде беренче сыйныфта ук күпчелек бала мәктәпкә күзлек кия. Элегрәк балалар мәктәпне тәмамлаганда гына күзлектән була иде”, - дип сөйләде “Татар-информ”да табиб-офтальмолог Нәргизә Дәүләтшина.

Бөтендөнья күз авыруларын кисәтү максатыннан фәнни һәм профилактик чаралар үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100