Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Бүген – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
^Бүген – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәт саклау көне билгеләп үтелә. Халыкара хезмәт оешмасы 2003 елда игълан иткән бу көнне дөньяның 100 илендә җәмәгатьчелекнең, социаль партнерлар һәм белгечләрнең игътибарын хезмәтне саклау проблемаларына, эш урыннарында хезмәтнең культурасын арттыру мәсьәләләре мөһимлегенә юнәлдерелгән акцияләр уздырыла.
Соңгы елларда әлеге акцияләр һәм алар белән бәйле чаралар Россиянең сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре ягыннан зур кызыксыну һәм теләктәшлек уята. Хезмәтне саклау көне уздыру тәҗрибәсе Татарстанда да җыелган.
Халыкара хезмәт оешмасының Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында төрле акцияләр уздыру турындагы инициативаны куәтләп, ТР Министрлар Кабинеты республиканың министрлык һәм ведомстволарына 2006 елның 3 апрельдән 31 майга кадәр төрле чаралар: эшчеләрнең хезмәтен саклау һәм шартларын яхшыртуга багышланган семинарлар, күргәзмәләр, “түгәрәк өстәлләр”, гаммәви мәгълүмат чараларында чыгышлар һәм башка акцияләр уздыруны йөкләгән.
Барлык кызыксынган якларның уртак эшләре нәтиҗәсендә, шул исәптән хезмәт инспекциясе тарафыннан күзәтү һәм контрольне көчәйтү сәбәпле, республикада производствода бәхетсезлек очракларының саны кимү күзәтелә. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе оператив мәгълүматларына караганда, 2005 елда республиканың предприятие һәм оешмаларында производствода бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә 134 кеше һәлак булган, бу - 2004 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2,2 процентка азрак, шул исәптән 7 хатын-кыз (2 тапкыр кимегән) һәм 2 яшүсмер үлгән (2,5 тапкыр кимегән). Өстәвенә, авыр нәтиҗәле җәрәхәт алулар 42 процентка кимегән. 2006 елда республиканың оешма һәм предприятиеләрендә бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә, 21 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,5 процентка азрак.
Шул ук вакытта республикада производство травматизмы белән хәлләр торышы катлаулы кала. Узган ел икътисадның база тармакларында: нефть табу предприятиеләрендә, химия производствосында, автомобиль, судно һәм очу аппаратлары производствосында, электр энергиясе, кирпеч производствосында, азык сәнәгатендә, урман хуҗалыгында, күпләп һәм ваклап сату өлкәсендә үлүчеләр саны арту күзәтелгән. Агымдагы елда авыл хуҗалыгында, азык-төлек производствосында һәм төзелештә үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары арту күзәтелә.
Производство травматизмының төп сәбәпләре булып җитәкчеләр ягыннан кисәтү эшләре уздыруга җитәрлек игътибар булмау, куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итүдә аз икътисади кызыксыну, төп фондларның югары дәрәҗә тузган булуы, хезмәтне саклау буенча таләпләрне үтәүнең ведомство контроле җитәрлек булмау, производство дисциплинасы бозылу тора.
Производство травматизмын һәм профессиональ авыруларны кисәтү максатыннан 2001 елдан башлап Татарстанда ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы бөтен формалы милек оешмалары арасында иң яхшы хезмәтне оештыруга Республика смотр-конкурсы уздыра. Агымдагы елда әлеге конкурста 250 оешма катнашкан. Җиңүчеләр май аенда аталачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз