Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Бөтендөнья хайваннар көне
Бүген Бөтендөнья хайваннар көне
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Кокарева). Бүген бөтен дөнья хайваннар көнен билгеләп үтә. 1931 елда Флоренциядә экологлар конвенциясендә игълан ителгән әлеге көннең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын хайваннарның сирәк төрләре югалу куркынычына җәлеп итү.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы белгече Юрий Павлов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 80 төр имезүче, 8 төр сөйрәлүче, 11 төр җир-су хайваннары, 64 төр балык һәм 305 төр кош исәпләнә. Кызыл китапка кертелгән хайваннар арасында көрән аю, кама, Ауропа чәшкесе, ас, гади кара елан, ысылдаучы һәм каңгылдаучы аккошны атап үтәргә мөмкин.
Практика күрсәткәнчә, республиканың Кызыл китабы – аның битләренә эләккән хайваннарның бердәнбер урыны түгел. Әйтик, Татарстан экологлары күргән чаралар ярдәмендә байбак югалучы төрдән киң таралганга әверелде. ТР Кызыл китабыннан соры кыр тавыгы да чыгарылган. Юрий Павлов тере табигатьне коткару нигезен биотөрлелекне саклауда күрә.
Бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Татарстанда Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыруга багышланган күчмә коллегия утырышында хайваннар дөньясын саклау мәсьәләләре каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз