news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Бөтендөнья фән көне

Бөтендөнья фән көнен үткәрү 1999 елда тәкъдим ителгән булган

 (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Ел саен 10 ноябрьдә, бөтен дөньяда фәннең файдасын арттыру максатында, Бөтендөнья фән көне билгеләп үтелә. Бу көн ял көне дип игълан ителмәсә дә, барлык илләрдә Бөтендөнья фән көне белән бәйле чаралар уздырыла.

Бу көнне үткәрү 1999 елда Будапештта узган Бөтендөнья фәнни конференция вакытында тәкъдим ителгән, анда фән белән җәмгыять арасында тыгызрак элемтә булдыру кирәклеге әйтелгән. 1999 елгы конференция тәкъдимен истә тотып, ЮНЕСКО  Бөтендөнья фән көнен рәсми рәвештә гамәлгә куйган һәм аны 2001 елда узган гомуми конференциядә игълан иткән. Бу көн глобаль күләмдә 2002 елның 10 ноябрендә билгеләп үтелгән һәм шунан бирле бөтен дөньяда бәйрәм ителә. ЮНЕСКО ел саен Бөтендөнья фән көненең әһәмияте турындагы белемнәрне тарату буенча хөкүмәт оешмалары, фәнни һәм белем бирү коллективлары белән зур эшләр башкара.

Искәртеп узабыз: Россия фәне көне ел саен 8 февраальдә - Петр I Россия Фәннәр һәм сәнгать академиясен оештыру турындагы Указны имзалаган көндә билгеләп үтелә.

Calend.ru материаллары буенча.              

news_right_1
news_right_2
news_bot