Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген - Бөтендөнья донорлар көне
Бүген - Бөтендөнья донорлар көне
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Бөтендөнья донорлык көне билгеләп үтелә. Әлеге датага 2005 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе карары белән еллык чара рәсми статусы бирелә. 14 июньдә үз каннарын мохтаҗларга бүләк итүче изге җанлы кешеләргә дан җырлана.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы 15 елда Россиядә донорларның гомуми саны ике тапкырга диярлек кими. Бүгенге көндә Россия һәм Татарстан буенча һәр 1000 кешенең 15е донорлар булып тора. Илне, төбәкне җитәрлек дәрәҗәдә донор каны белән тәэмин итәр өчен, донорлыкта, ким дигәндә, 1000 кешенең 40 ы катнашырга тиеш.
Бер донор тапшырган каннан плазма, тромбоцит, эритроцит һәм криопреципитат дигән дәвалау компонентларын аерырга мөмкин. Бер донор берьюлы берничә авыруга ярдәм итә ала. Танылган хирург Н. Бурденконың: “Кан салу тәэсирендә авыруның йөзе ничек үзгәрүен, аңа тормышның кире әйләнеп кайтуын һәм көченең ни дәрәҗәдә тернәкләнүен күрергә кирәк”, - дигән сүзләре күп нәрсә турында сөйли.
Бөтендөнья кан доноры көнен билгеләп үтү алдыннан, Казан шәһәре мэры, “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси фиркасенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Илсур Метшин инициативасы белән, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты “Күпләргә мин бәхет һәм тормыш бүләк итә алам” исемле хәйрия акциясендә катнашкан. Казан мэриясе хезмәткәрләре, тапшырылган каннан туклануга дип түләнгән акчаларны, Казан шәһәренең ятим балалар йортларының берсенә биргән.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, югары уку йортлары җитәкчелеге ярдәме белән, хәйриячелеккә студентлар да үз өлешен кертә. Татарстан башкаласының 500 дән артык студенты кан донорларына әверелгән. Медицина хезмәткәрләренең күбесе инде, авыруларга үз каннарын күчереп, “Россиянең мактаулы доноры” күкрәк билгеләре беләнн бүләкләнгән.
Республикада донорларны Казанның театр оешмалары да хөрмәтли. Быелгы театраль сезонның ахырында донорлар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия, Качалов исемендәге зур дәүләт драма театры, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театры тамашаларын бушлай караган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз