news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген – Бөтендөнья балалар көне

Бүген – Бөтендөнья балалар көне

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген дөнья күләмендә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1959 елның 20 ноябрендә Балалар хокуклары декларациясен һәм 1989 елның 20 ноябрендә Балалар хокуклары турындагы конвенцияне кабул итүне тантаналы төстә билгеләп үтүгә бәйле рәвештә оештырыла.

Көнбатышта Конвенцияне балалар өчен бөек хөрлек хартиясе, балалар хокуклары дөньякүләм конституциясе дип тә атыйлар. Россия шулай ук әлеге документларны ратификацияләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot