news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә

Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе – корбан чалудыр

 (Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Татарстанда бу көн ял көне дип дип игълан ителде.

Корбан гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә

Бүген - бәйрәм көн, газиз һәм хөрмәтле, мөбарәк корбан гаете көнедер! Бу көнне гөнаһ кылу белән бозу ярамый. Бу көнне кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы гаять зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә бу көнне гыйбадәтләр, игелекле эшләр генә кылырга ашкынырга кирәк. Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе – корбан чалудыр.

Корбан гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә. Шәригать билгеләмәсендә исә корбан “гыйбадәт нияте белән билгеле бер шартларга туры килгән хайванны махсус вакытта Ислам кагыйдәләре буенча чалу” дигәнне аңлата.

Тарихтан билгеле булганча, Ибраһим галәйһиссәлләмнең озак еллар баласы булмый. Ибраһим г.с.: “Әгәр углым булса, мина аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем “, - дип нәзер әйткән була. Ибраһим галәйһиссәлләм малаен бугазларга җыенганда, Җәбраил фәрештә килеп, корбан итеп чалдырмаган. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, углы урынына бер куй китереп, шуны корбан итеп кылырга кушкан. Шуннан соң Ибраһим г.с., углын азат итеп, аның урынына шул куйны корбан итеп чалган. Шул вакытта бирле безгә Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу ваҗиб булып калган.

Корбанны кемгә чалу тиеш?

Акчасы һәм сәламәтлеге булган, маллары нисабка җиткән (бер ел буена кулланылмый яткан 96 мең сум акчасы булса) кешеләргә тиеш икән ул.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) үзенең кызы Фатыймага: “Корбан чалдыр, чөнки корбан канының тамган беренче тамчысы ук гөнаһларның ярлыкануына сәбәп булыр. Кыямәт көнендә исә ул корбан ителгән хайванның мөгезләре, тиресе, әгъзалары, йоны һ.б үлчәүгә салынып, барча гөнаһлардан да авыррак булыр. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен 40000 әҗер-савап язылыр”, - дип әйтте.

Кайбер китапларда шундый бер хәбәр китерелә: бер кеше 10 дирһәмлек (акча берәмлеге) куй сатып алып, аны корбан итеп суйса, аңа Аллаһы Тәгалә юлында 1000 дирһәм сарыф кылган кебек әҗер-сәвап бирелер. Шуны истә тотарга кирәк: бары тик яхшы, сәламәт хайваннарны гына корбан итеп суярга тиешле булыр. Сыер белән дөя - 7 кешегә, куй, сарык, һәм кәҗә бер кешегә корбан итеп исәпләнә.

1 яшьлек сарыкларны һәм 2 яшьлек сыерларны корбан кылырга мөмкин. Ләкин куй яки кәҗә 6 айлык гомердән узып, зурлыгы белән 1 яшьлек хайванга тиң булса, корбан итеп чалынырга ярар.

Итне бүлгәндә исә бизмән белән үлчәргә тиешледер, корбан чалуның беренче көне – корбан гаете көне, намаздан соң. Бу көн корбан чалу өчен иң яхшы көндер. Ләкин гает көненнән соң килгән 2 көндә дә суярга ярар. Һәрхәлдә, бу эш кояш батканчыга кадәр эшләнергә тиеш.

Корбанлык нинди булырга тиеш?

Корбан чалына торган хайванның ике күзе дә күрергә тиеш. Әгәр ул хайванның аяклары гарип булып, корбан чалу урынына үз аяклары белән бара алмаслык булса, корбанга лаеклы булмас. Ләкин, әгәр аяклары гарип булып, корбан чалу урынына үз аяклары белән бара алса – ярыйдыр. Шулай ук хайван бик арык булып, сөягендә җелеге каткан булса – ярамас. Әгәр берәр әгъзасының зуррак булган өлеше (аяклары мәсәлән) булмаса, корбанлыкка ярамас.

Корбанлык хайван котырган, шашкан булса, ләкин ризык ашый торган булса, корбанлыкка ярар.

Кыскасы, корбанлык хайван мөмкин булган кадәр яхшы, симез, сәламәт, куәтле, гаеп-кимчелексез, пакь булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Корбаннарыгызны кадерләп сайлагыз һәм кадерләп суегыз, чөнки ул хайваннар кыямәт көнендә сират күперен кичкәндә сезнең атларыгыз булырлар”, – диде. Янә бер хәдистә: “Әгәр берәү, мөмкинчелеге була торып та, корбан чалмаса, намаз укыган җирләребезгә якын да килмәсен!” – диелә. Корбан чалу – Аллаһы Тәгалә әмередер. Бу әмерне бөтен җан-күңел белән кабул итү тиештер.

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый бер вәгазендә корбан чалырга хәленнән килмәүчеләрне, мөмкинчелеге булмаганнарны корбан ите белән сөендерүнең безнең бурыч икәнлеген әйтте. “Туганнары, кардәшләре, күршеләре корбан чалган вакытта иң беренче итеп шушы мохтаҗ булганнарга, зәгыйфьләргә, гарип-горабаларга алып барыгыз, уң һәм сул яктагы күршеләргә алып керегез. Кайберәүләр: “Минем күршемдә тол хатын, әби булса да, ул – чуваш, яһүд һәм марҗа, шуңа күрә мин аңа корбан ите кертмим”, - ди. Әмма алар да сөенсен, хәләл булган корбан итен авыз итсен һәм Исламга булган мәхәббәтләре артсын. Алар мөселманнарда нинди гаделлек, нинди күркәм бәйрәм барлыгын күрсен”, - дип аңлатып үтте Госман Исхакый. Ул Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның мәңгелек ләззәт китерүен хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot