news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген “Бәрмәнчек” фольклор керәшен ансамбле концерты онлайн күрсәтелә

Концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 18.30 сәгатьтә башлана.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбленең сезон ачылу концертын онлайн күрсәтә.

Концерт программасында - Татарстан районнарында табылган фольклор материалы нигезендә әзерләнгән композицияләр, нагайбәк казакларының фольклоры. Концертның икенче бүлегендә керәшен җырлары “Хмельная ворга” этно-рок-фолк төркеме белән берлектә башкарылачак. “Бәрмәнчек” рок белән фолкны кушып, бас гитара белән гөсләне бер сәхнәгә чыгарачак, хәтта фольклор коллективы шотланд сорнаен (волынка) да кулланырга җыена.

Концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 18.30 сәгатьтә башлана.

"Татар-информ"да онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/122/

news_right_1
news_right_2
news_bot