Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Б. Рәхимҗановның Мәскәү һәм татар тарихи мөнәсәбәтләре турында китабы тәкъдим ителә
Автор китабында Мәскәү дәүләтенең Урда мирасы өчен көрәштә ничек катнашуы, Мәскәүнең XV-XVI Урдада статусы ничек үзгәрүе турында сөйли.
(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясендә Булат Рәхимҗановның “Мәскәү һәм татар дөньясы: үзгәрешләр чорында хезмәттәшлек һәм каршылык” (“Москва и татарский мир: сотрудничество и противостояние в эпоху перемен”) исемле китабы презентацияләнә.
Булат Рәхимҗанов – Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты.
Алтын Урда составына аерым шартларда керүче дәүләтләр арасында 1237-1241 елларда Батый хан гаскәрләре тарафыннан яулап алынган Төньяк-көнчыгыш Русь кенәзлекләреннән торган “Рус олысы” булган. Әлеге рус кенәзлекләреннән Мәскәүнең бөек кенәзлеге аерылып тора. Ул “татарлар” белән багланышларда алдынгы позицияләргә чыга. Бу китап та Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре (Олы Урда һәм аның варислары Әстерхан, Кырым, Казан, Себер, Касыйм ханлыклары, Ногай Урдасы) һәм Мәскәү арасында XV—XVI гасырларда булган элемтәләрне тасвирлый. Мәскәү дәүләте нинди булган – Җуси олысы варислары системасында тышкы яки эчке уенчымы? Шушы чорда татар дөньясында Мәскәү статусы ничек үзгәргән? Автор хезмәтендә нәкъ менә шушы сорауларга җавап бирә.
Бу китап Алтын Урда варисчылары дөньясы белгеч-тикшеренүчеләренә һәм XV—XVI гасырлардагы Мәскәү дәүләте тарихчыларына, шулай ук урта гасыр Евразия тарихына битараф булмаучыларга кызыклы булачак. Ул гади тел белән язылган һәм киң концептуаль фикерләрне тәкъдим итә.
Презентацияне ТР Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов ачып җибәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз