Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген авылга кайткан яшьләргә ярдәм итү максатыннан 200 мең сум күләмендә акча бирелә
Үз белгечлекләре буенча хезмәт итүче яшьләр өчен торак белән тәэмин итү программасы эшли
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Чүпрәле тармак технологиясе техникумында авыл яшьләре тормышына, гомумән районның киләчәк үсешенә кагылышлы сорауларга җаваплар эзләүгә багышланган чара үтте. Бирегә җыелган район яшьләре төрле тренингларда катнашты, социаль проектлар төзергә өйрәнде, инновацион технология яшләр үзәге презентациясен карады.
Чарада шулай ук, район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлеге политсоветы әгъзасы Дмитрий Второв катнашты. Социаль проектлар төзүгә өйрәтү һәм авыл яшьләренә кагылышлы программалар, бәйгеләр хакында Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары Советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәмәдиева чыгышы тыңланды.
- Бүген районда бик күп башлангычларга нигез салмакчы булабыз, бу авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәләрен үстерү, проектлар өстендә эшлибез, инвесторлар җәлеп итәбез. Ә алар җавап итеп: “Ә сездә белгечләр бармы соң?” - дип сорыйлар. Уйланырга мәҗбүрбез, чыннан да соңгы елларда кайсы гына тармакны алма, яшь белгечләргә кытлык. Районнан киткән студентларыбыз арасында авыл җирендә кирәкле булган һөнәрләрне үзләштерүчеләр аз. Технологлар, табиблар, укытучылар кирәк. Районда циолит җитештерү тармагын җәелдерү өчен генә дә бүгеннән 200 ләп белгеч таләп ителә. Бу хакта уйлансагыз иде. Сезнең арагыздан Чүпрәле районнын үстерү өчен янып, хезмәт итүче шәхесләр чыгуын телим. Актив булыгыз, үз фикерләрегезне тәкъдим итегез, ә без үз чиратыбызда һәрчак сезгә ярдәмгә киләчәкбез, - диде район башлыгы Александр Шадриков чыгышында.
Әлеге сүзләрне куәтләп республика Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да:
- Бүген минем сезнең урыныгызда буласым килә. Чөнки яшьләргә бар мөмкинлекләр ачылган. Булсын ул икътисад, сәясәт өлкәсе, соңгысында яшьләр бүген 18 яштән үк депутатлыкка сайлану мөмкинлеге бирелә. Бары бүгенге көнне кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Сезгә бары уңышлар гына телим, - диде.
Район башлыгы Александр Шадриковның яңалыклар хакында әйтелгән сүзләре, яшьләрне кызыксындырмый калдмады. Әлеге уңайдан алар район җитәкчесенә сорауларын яудыра башладылар. Алар, беренче чиратта, торак мәсьәләсенә кагылышлы иде.
- Бүгенге көндә авылга кайткан яшьләргә ярдәм итү максатыннан 200 мең сум күләмендә акча бирелә, шулай ук, үз белгечлекләре буенча хезмәт итүче яшьләр өчен торак белән тәэмин итү программасы эшли, - диде Александр Шадриков. Шулай ук, районның киләчәген күзаллап, нинди һөнәрләр үзләштерергә кирәклеге хакында да сөйләштеләр яшьләр район башлыгы белән.
Ә районның үсешен күзаллау өчен, бүген барган яңалыкларны гына да әйтеп үтү җитә. Мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, төзекләндерелә. Балалар өчен сәнгать йорты, инглиз теленә нигезләнгән интернат-гимназия, ит, сөт эшкәртү, күптөрле төзелеш һәм башка бик күп эшләргә нигез салына. Күбесенең инде инвесторлары да ачыкланган. Шулай итеп, шәһәрне мактап, авылда да гөрләтеп торырлык мөмкинлекләр булдырыла.
Чара ахырында яшьләр командаларга бүленеп, социаль проектлар төзеделәр. Алар арасында чүп-чарны эшкәртү, авыллар арасында маршрут автобуслары җибәрү, яшьләрнең кичке ялларын оештыру, кинофильмнар күрсәтү кебек темалар бар иде.
Бу хакта “Туган як” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз