Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген автошәһәргә Бөтендөнья шахмат турнирлары лигасы президенты килә
Бүген автошәһәргә Бөтендөнья шахмат турнирлары лигасы президенты килә
(Чаллы, 26 август, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Чаллыда “Автодорстрой-2006” Халыкара балалар шахмат турниры дәвам итә. Бүген турнирга Бөтендөнья шахмат турниры лигасы президенты Игорь Глек килә.
5 тур нәтиҗәләре буенча өлкән төркем арасында 20 очкодан 14,5не җыйган “Челны-1” командасы алда бара, икенче урында баулылар һәм Әзербайҗаннан “Маккаби” командасы урнашты. Кечкенә төркемдә Чаллының 14 очколы “Вега” командасы ышанычлы күренә. Яшелүзәнлеләр һәм казанның авиатөзелеш районы вәкилләре алардан ярты очкога калыша.
Шәхси зачетта 5 турдан соң егетләр арасында Казахстаннан Нурсолтан Кенжалин һәм Баулыдан Айрат Галимов алда бара. Кызлар арасында исә беренчелекне Түбән Кама шахматчысы Гөлнар Рәшитова бирми. Кече төркемдә Чаллыдан Алмаз Куликов һәм “Казань-авиа” командасыннан Эльза Хадиева бер генә партиядә дә оттырмады әле.
Игорь Глек Чаллы шахмат клубы перспективаларын ярышлар оештыру күзлегеннән халыкара турнирлар үткәрүгә бәяли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз