news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Авиатөзелеш районында берничә урамда транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла

Бу көнкүреш һәм яңгыр канализациясен төзү өчен горизонталь юнәлдерелгән бораулауга әзерләнү эшләре белән бәйле.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). 13 августтан Авиатөзелеш районында 2нче Ленинград, Побежимов һәм Социалистик урамнарда транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла. Социалистик урамның 12нче йорты янында хәрәкәт чикләнү керү юлы ясау белән бәйле һәм 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта мэрия сайты хәбәр итә.

2нче Ленинград урамында, 6нчы йорттан Побежимов урамына кадәр юл 23 августка кадәр ябыла, бу көнкүреш һәм яңгыр канализациясен төзү өчен горизонталь юнәлдерелгән бораулауга әзерләнү эшләре белән бәйле.

Көнкүреш һәм яңгыр канализациясен төзү өчен горизонталь юнәлдерелгән бораулау өчен техника китерүгә бәйле рәвештә 13 августтан 2 сентябрьгә кадәрге арада ял көннәрендә Побежимов урамында 17 номерлы йорт тирәсендә хәрәкәт чикләнә, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100