news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген – Һава-десант гаскәрләре көне

Бүген – Һава-десант гаскәрләре көне

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Бүген Россиядә 1930 елда оешкан Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп узыла. Десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин котлады.

“Десантчылар, Һава-десант гаскәрләре ветераннары!

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатларының шәхси составы исеменнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – Ватанга күп еллык батырларча хезмәт итү һәм хәрби бурычны фидакарь үтәү символы булып тора. Үзегезнең көндәлек эшчәнлегегез белән Сез Ватаныбызның оборона мөмкинлеген ныгытуга мөһим өлеш кертәсез, бу Сезнең эшчәнлеккә карата рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт хисе тудыра.

Бүгенге истәлекле көндә Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Ватаныбыз иминлеге өчен бөтен эшләрегездә һәм яңа уңышлар телибез.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100