news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Астанада ике “барс” очрашуы

“Ак Барс” һәм “Барыс” матчы Мәскәү вакыты белән 17 сәгатьтә башлана

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Астана бозында ике “барс” очрашуы. Казан һәм Казахстан командаларының очрашулар тарихы әле узган сезоннан гына башлана. Ул чакта үткәргән 7 уенның барысында да “Ак Барс” көндәшеннән өстен чыккан иде.

Быелгы сезонның старты, Астана хоккейчылары өчен, казанлылардан аермалы буларак, уңышлы булды. Узган 5 уенда “Барыс” 10 очко туплап, Көнчыгыш конференциядә дүртенче урында бара. Шушы ук конференциягә керүче “Ак Барс” 4 очко белән, 12 команда арасында нибары 11 урынны били. Бүгенге очрашуда Зиннәтулла Биләлетдинов командасын очрашулар статистикасын бозмыйча, бары җиңү генә канәгатьләндерә. Бердән, турнир таблицасындагы позицияне ныгытырга кирәк. Икенчедән, өченче уен рәттән җиңелүне җанатарлар да, Татарстан хокеен сөючеләр дә аңламаячак.

“Ак Барс” һәм “Барыс” очрашуы Мәскәү вакыты белән 17 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100