news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь тулды

Легендар хәрби җитәкче үзенең юбилеен бүген Вәкиллек бинасында Офицерлар клубы әгъзалары белән билгеләп үтәчәк.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Бүген, 23 июльдә, армия генералы, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь тулды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Легендар хәрби җитәкче үзенең юбилеен бүген Вәкиллек бинасында Офицерлар клубы әгъзалары белән билгеләп үтәчәк.

Өлкән яшьтә булса да, Мәхмүт Гәрәев әле бүген дә Халыкара һәм Бөтенроссия конференцияләрендә актив катнаша. Ветеран, галим һәм публицист буларак, илебез тарихының героик сәхифәләренә тап төшерүчеләргә омтылучылардан Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне яклый.

Мәхмүт Әхмәт улы ел саен диярлек Бөек Җиңү уңаеннан үткәрелүче парадта Россия Президенты Владимир Путин янында утыра.

  • Мәхмүт Гәрәев – 250дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт авторы. Ул алты локаль сугыш һәм кораллы бәрелешләрдә (шул исәптән, Мисыр һәм Әфганстандагы конфликтларда) катнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100