news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген архивчылар көне

Бүген архивчылар көне

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Россия архивлары көне. Федераль архив хезмәте карары белән бу көн икенче ел рәттән билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасының архив хезмәтендә 4 республика дәрәҗәсендәге архив бар: ТР Милли архивы, ТР Тарихи-сәяси документациянең үзәк дәүләт архивы, ТР шәхси состав буенча документларның дәүләт архивы, ТР аудиовизуаль документларының үзәк дәүләт архивы. Шулардан тыш республиканың 46 районы хакимиятләрендә дә архив бүлекләре эшли. Шулай ук һәр оешма һәм учреждениенең дә үз архивы бар.

Татарстан архивларында бүген гадәти эш көне. Күптән түгел узган ел нәтиҗәләрен йомгаклау коллегиясендә ТР Архив фондын саклауны, тулылындыруны һәм файдалануны тәэмин итүдә югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен өч архив хезмәткәре «2004нче елның иң яхшы архивисты» («Лучший архивист 2004 года») дигән диплом белән бүләкләнде. Менә алар: ТР Тарихи-сәяси документациянең үзәк дәүләт архивының архив саклау бүлеге мөдире Асия Мозаффарова, Чирмешән районы хакимиятенең архив бүлеге башлыгы Макбүлә Гыйниятуллина һәм ТР Дәүләт Советы гомуми бүлегенең 1нче категорияле белгече Асылбикә Васильева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100