news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген архитектура докторы Митхәт Булатовның тууына 100 ел тула

Бүген архитектура докторы Митхәт Булатовның тууына 100 ел тула

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Люция Камалова). Бүген Халыкара архитектура академиясенең мактаулы академигы, архитектура докторы Митхәт Булатовның (1907-2004) тууына 100 ел тула. ТР Архитекторлар берлеге идарәсе әгъзасы Марат Максудов академик М.Булатовның Ташкентта яшәүче хатыны Вера Булатованы бүген әлеге истәлекле дата белән тәбрик итәчәк.

Марат Максудов Вера Булатовага истәлекле бүләкләр, шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ТР Архитекторлар берлегенең котлау хатларын тапшырачак.

ТР Архитекторлар берлеге, Митхәт Булатов исемендәге “Архитектура һәм Галәм” хәйрия фондының инициатив төркеме ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән академикның тууына 100 ел тулу уңаеннан Казанда берничә юбилей чарасы үткәрергә ниятли. Алар арасында “Татарстан – Яңа гасыр” каналында “Архитектор Булатов галәме” дигән фәнни-популяр фильмны (аны Митхәт Булатовның Үзбәкстан Республикасындагы Хәйрия иҗтимагый фонды тәкъдим итә) тәкъдир итү, Россия һәм БДБ илләреннән килгән кунаклар катнашында Халыкара фәнни конференция, Татарстанның архитектура мәктәпләре арасында конкурс үткәрү, “Булатов хакында истәлекләр” һәм “Туран-Төркестан архитектурасында галәм” дигән китапларны тәкъдир итү һәм башкалар бар.

Академик М.Булатов үз тормышының байтак өлешен Урта Көнчыгышта мәдәни чәчәк ату чоры кичергән төркиләр тарихын өйрәнү һәм популярлаштыруга багышлады, XX йөзнең атаклы татар эшлеклеләре исемлегенә кертелде, ТР Архитекторлар берлегенең мактаулы әгъзасы итеп алынды, 1997-2000 елларда Казанда Кол Шәриф мәчете проектын әзерләүдә консультант вазифасын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot