news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Аракчино – Югары Ослан боз кичүе ябыла

Бу көннәр җылыну белән бәйле.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Бүген Аракчино — Югары Ослан боз кичүе ябыла.

Ул 8:00 сәгатьтә эшләүдән туктаячак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Боз кичүе ябылуы көннәр җылыну белән бәйле. Бүген Казанда синоптиклар +5 градуска кадәр температура булыр дип фаразлый.

Идел аша боз кичүе ел башында ачылды. Кичүнең гомуми озынлыгы 3200 метр тәшкил итә. Бу юл Аракчино белән Югары Ослан арасын 60 километрга кыскарта.

news_right_1
news_right_2
news_bot