news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Анкарада татар композиторы Эльмира Галимова музыкасы яңгырый

Кичә Казанда яшь композитор Эльмира Галимованың иҗат кичәсе узды.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Анкарада (Төркия) “Төрки дөньяның хатын-кыз композиторлары” дип аталган концертта татар композиторы, М.Җәлил премиясе лауреаты, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимованың музыкасы да яңгыраячак. Бу хакта кичә Эльмира Галимованың Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән иҗат кичәсендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтте.

Эльмира Галимова үзенең иҗат кичәсеннән соң туры Төркиягә очты. “Мине Төркиядән оештыручылар үзләре чакырды. Концерт өчен үземнең яңа әсәремне тәкъдим иттем”, – диде Эльмира.

Мәдәни чараны ТЮРКСОЙ Төрки мәдәният халыкара оешмасы уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100