Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Анкарада милләттәшебез Мәсут Арсланбәкнең фотокүргәзмәсе ачыла
“Метро” сәнгать галереясында оештырылган “Аклы- каралы портрет” дип аталган күргәзмәгә якташыбыз ун әсәре белән катнаша.
(Истанбул, 9 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Анкарада яшәүче милләттәшебез, фотосурәт остасы Мәсут Арсланбәкнең фотокүргәзмәсе ачыла. Ул Төркия башкаласында 9-14 март көннәрендә үтә. Бу хакта Төркия матбугаты хәбәр итә.
“Аклы-каралы портрет” дип аталган күргәзмә “Тоткарлыксыз” фотографлар җәмгыяте тарафыннан Анкараның “Метро” сәнгать галереясендә оештырылган. Анда өч фотографның хезмәтләре тәкъдим ителә.
Милләттәшебез үзенең портрет хезмәтләрен “Давыл” дип атаган. “Кеше күңеле давылга тиң. Көрәш, бәхәс, тарткалашулар, шатлык-куанычлар кешенең эчке дөньясында давыл уйната, портретлар исә адәм баласының күңел дөньясын күрсәтергә ярдәм итә”, - ди автор.
Мәсут Арсланбәкнең әти-әнисе 1952 елда Кытайның Хайлар шәһәреннән Төркиягә килеп төпләнгәннәр. Мәсут әфәнде Анкарада туган. Инглиз филологиясе бүлеген тәмамлаган. Гомере буе Төркия Бөек Милләт Мәҗлесенең (парламент) Халыкара мөнәсәбәтләр һәм протокол бүлегендә эшләп, 2012 елда лаеклы ялга чыккан.
"Фотография сәнгате белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнәм. Һәвәскәр фотограф буларак төрле күргәзмәләрдә катнашам. Осталыгымны арттыру өчен, профессионал коллегалардан ярдәм алам, төрле курсларга, семинарларга йөрим. Күбрәк аклы-каралы фотолар төшерергә яратам. Табигать күренешләре, тарихи әсәрләр, хезмәт кешеләре - илһам чыганагым", - дип сөйләде ул “Татар-информ”ның Төркиядәге махсус хәбәрчесенә.
Мәсут Арсланбәк берничә тапкыр Казанда, Болгар тарихи-археологик комплексында да булган. Киләчәктә алар белән бәйле фотосурәт күргәзмәсе ачарга тели. Әтисенең Башкортстандагы Каен авылын кайтып күрергә, Санкт-Петербург, Мәскәү калаларына иҗади сәфәр кыларга ниятли. Алардан алган тәэсирләрен фото сәнгатендә чагылдырып, Төркия халкына тәкъдим итмәкче була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз