Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген “Алтын каләм” балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестиваленең йомгаклау этабында катнашучылар иҗади сәфәргә юнәлде
Бүген “Алтын каләм” балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестиваленең йомгаклау этабында катнашучылар иҗади сәфәргә юнәлде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан елга порты причалыннан “Борис Полевой” теплоходында, “Алтын каләм” балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестиваленең йомгаклау этабында катнашучылар дүрт көнлек сәяхәткә кузгалды.
Быел фестиваль унберенче мәртәбә уздырыла. Аның төп темалары исә, татар милли шагыйрьләре – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейлары, шулай ук дөньякүләм масштабтагы спорт вакыйгасы – Туринда үткән XX кышкы Олимпия уеннары. Быел фестивальнең маршруты Татарстанның Болгар, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Чистай һәм Казан шәһәрләре аша уза.
Ачылыш тантанасында ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин катнашты. Алар барысы да бу сәяхәткә эләккәннәрнең бәхетле балалар булуына басым ясады, Казан дәүләт һәм Мәскәү дәүләт университетыларының журналистика бүлеген тәмамлаган күп кенә чыгарылыш студентларының “Алтын каләм” фестивале могҗизалары аша үткәне турында да горурлыкларын сиздерде.
Васил Гарифуллин “алтын каләм”челәргә хәерле юл теләп: “Бу сәяхәт якты бәйрәм хатирәсе генә түгел, ә җентекле иҗади эш нәтиҗәсе буларак, татлы җимешләр дә бирсен иде”, - дигән теләктә калды. Теплоход капитаны да: “Мондый талантлы балаларга, үсмерләргә сәяхәт кылдыру – үзе зур горурлык”, - дип белдерде. “Intertat.ru” электрон газетасы генераль директоры Владимир Шевчук исә, кызыл, сары, яшел һәм зәңгәр футболкалар кигән егетләр һәм кызларга мөрәҗәгать итеп, дүрт көн дәвамында үзенең активлыгы белән таң калдырган яшь журналистка, хәбәрче өчен көндәлек кирәк-ярак бүләк ителәчәге турынлагы серне дә ачты, әмма моның каләм булмаячагын искәртте.
Быел республика жюрие хөкеменә башлап язучы авторларның 200 дән артык эше тәкъдим ителгән. “Алтын каләм-2006” финалистлары булу бәхетенә Татарстанның 30 районыннан 100 дән артык укучы ирешкән. Фестивальнең жюри бәяләмәсенә караганда, бу елның үзенчәлеге булып, “Алтын каләм” фестиваленә омтылучыларның видео-сюжет һәм башка эшләренең саны һәм сыйфат күрсәткечләре артуы санала. Дүрт көн дәвамында балаларны теле, радио, матбугат һәм Интернет-журналистика секцияләрендә иҗат эше һәм Татарстанның әйдәп баручы гамәли журналистларының мастер-класслары көтә. Фестивальнең нәтиҗәләре ун номинация буенча ачыкланачак, татар һәм рус телләрендә Гран-прига лаек булганнарга КДУның журналистика һәм социология факультетына ташламалы шартларда укырга керү хокукы биреләчәк.
Сәфәрдә иҗат берләшмәләре җитәкчеләреннән “Ялкын” журналы редакторы Эльмира Закирова, матбугат үзәге җитәкчесе Җәүдәт Абдуллин исемнәре һәм башкалар бар. Бүген исә, яшь каләм шомартучылар “Наркотиклар – уенчык түгел” акциясе буенча әңгәмә корачак, халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, спорт һәм тынычлык әһәмияте турында сөйләшү каралган. “Сак булыгыз, журналист эштә” сәхифәсе өчен Римма Ратникова җаваплы. Болгарга иҗади командировка үзенә “Тарих эзләреннән” дигән сәхифә буенча эшне, матбугат клубын һәм балалар Сабантуен туплый. “Спорт калейдоскобы” матбугат клубы, иҗат беләшмәләрен тәкъдир итү, фотокросс һәм “Хыял артыннан куганда” конкурсын үткәрү тәртибе дә бүген тормышка ашырылачак.
Иртәгә Алабуга шәһәрендә сәфәр “Алабуга – 1000 еллык легендалар” исемле программага нигезләнеп оештырыла, Түбән Камага сәяхәт, Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган “Яшьләргә һәркайда да юл ачык” күңел ачу программасы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев белән матбугат конференциясе көтелә. 28 июньдә мәдәният культы, “Ничек яшисең шәһәр” иҗади командировкасы кысаларында КДУның журналистика һәм социология факультетында эшләүче укытучылар Дмитрий Туманов, Резеда Зәйни җаваплы булган мастер-класслар да бар. Бу көнне шулай ук журналистның эчке культурасы турында бәхәсләр, район-шәһәрләрдәге яшьләр редакцияләрен тәкъдир итү, “Полет с весенними ветрами” фильмын күрсәтү, шигърият кичәсе, фотокросс йомгакларын игълан итү, матбугат, ТV, радиочыгарылышлары ниятләнә. Бу чараларның барысына да кичке дискотека нокта куячак.
29 июньдә Чистайга сәяхәт оештырыла, биредә “Күп укыган – күп белә”, “Әдәбият битләрен актарганда”, “КДУ турында нәрсә беләсегез килә?” “Кибержурналистика мөмкинлекләре, киләчәге” мастер-классы, Радио, ТV, матбугат киләчәге кем кулында?” яшьләр диспуты уздырыла. Соңгы чара яшь журналистлар лигасы җитәкчелеге астында узачак. Шушы көнне фестивальне тантаналы төстә ябу планлаштырыла һәм “Алтын каләмчеләр” не кичке сәгать җидедә янә Казанның елга портында якыннары каршы алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз