news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Алабугада Мәктәп укытучыларының беренче фестивале башлана

Форумга чыгарыла торган төп тема “Безнең яңа мәктәп” илкүләм белем бирү инициативасы белән бәйле

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Бүген Алабуга шәһәрендә, Укытучы елы һәм педагогларның август киңәшмәсенә багышлаган чаралар кысаларында, Мәктәп укытучыларының беренче фестивале башлана. 19 августка кадәр дәвам итәчәк форумны үткәрү инициативасы белән ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Алабуга дәүләт педагогика университеты чыккан.

Форумга чыгарыла торган төп тема “Безнең яңа мәктәп” илкүләм белем бирү инициативасы белән бәйле. Фестиваль кысаларында остаханәләр, “Түгәрәк өстәл” утырышлары оештырыла.

Җыенга мәктәп укытучылары, “Ел укытучысы” бәйгесендә, “Мәгариф” илкүләм проектында җиңүчеләр чакыру. Фестиваль эшендә шулай ук Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы педагоглары, галимнәр, чит ил белгечләре катнаша.

Әлеге фестиваль инновацион педагогика өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, педагогларның профессионализмын күтәрү, уртак фәнни-гамәли проектлар эшләү һәм республика вузлары белән хезмәттәшлекне ныгыту максат итеп куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot