news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Алабугада дөньякүләм танылган ике компаниянең заводларына нигез ташы салынды

Якын елларда “Алабуга” махсус икътисади зонасында агач плитәләр һәм табаклы пыяла җитештерү буенча яңа производство сафка басачак

(Алабуга, 4 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Якын елларда “Алабуга” махсус икътисади зонасында агач плитәләр һәм табаклы пыяла җитештерү буенча яңа производстволар сафка басачак. Бүген биредә Төркиянең дөньякүләм танылган ике компаниясенең заводларына нигез ташы салынды. Әлеге вакыйгага багышланган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Геннадий Емельянов, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Игорь Косов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Тута, “Кастамону Энтегре” генераль директоры Халук Йылдыз, “Хәят” холдингы вице-президенты Йылдырым Актурок, “Шишеҗам” компаниясе генераль директоры Әхмәт Кырман һ.б. катнашты.
Агач плитәләр җитештерүче “Кастамону Энтегре” һәм “Тракья Гласс Рус” предприятиеләре узган атнада гына “Алабуга” МИЗ резидент -компанияләр буларак теркәлү узган иде. Анын беренчесе “Хәят” холдингына кергән “Кастамону Энтегре”ның бүлендек предприятиесе, икенчесе - “Шишеҗам” концернына карый. Бу 2 производстывоны ТР территориясенә урнаштыру турындагы килешүгә Төркия Президенты Абдуллах Гөлнен узган ел Татарстанга сәфәре вакытында ирешелгән иде. Бу чакта ниятләр беркетмәсе имзаланды. “Кастамону Энтегре”ның генераль директоры Халук Йылдыз белдергенчә, 40 еллык тарихы булган бу компаниянең бүгенге көндә 10 предприятиесе исәпләнә. Шунын 7се Төркиядә, калганнары чит илләрдә урнашкан. Әлеге компания ДСП һәм МДФ тибындагы агач плитәләр җитештерү күләме буенча Ауропада 6 нчы, дөньяда 12 нче урында тора. Ул 1998 елдан бирле инвестиция проектларын чит илдә гамәлгә ашыра. Татарстан әлеге компаниянең инвестицияләр салу буенча Россиядә беренче ноктасы. Беренче инвестиция мәйданы итеп “Алабуга” махсус икътисади зонасының сайлануында биредә әзер инженерлык инфраструктурасы булу һәм Татарстан җитәкчелегенең тиз эш йөртүе, ярдәмгә әзер булуы зур роль уйнаган. Билгеле, Татарстан белән Төркия арасындлагы тыгыз тарихи һәм мәдәни багланышларның да роле зур булган.
“Хәят” вице-президенты Йылдырым Актурок белдергәнчә, биш ел эчендә концерн "Алабуга" зонасына 385 миллион доллар инвестицияләр салырга планлаштыра. Беренче йөз миллион доллар күләмендәге инвестицияләр МДФ плитәләр производствосына салыначак. Алга таба ДСП плитәләре дә җитештереләчәк.
Пыялалар җитештерү буенча икенче производство төзелешен "Тракья"  компаниясе Алабуга территориясендә 2-3 айдан башларга уйлый. Завод беренче продукциясен 2012 ел ахырында чыгарачак. “Шишеҗам” генераль директоры Әхмәт Кырман белдергәнчә, компаниянең продукциясе табаклы пыяла белен генә чикләнми. Биредә шулай ук көзге, автомобиль пыяласы һ.б. җитештерелә. Завод беренче этапта елына 250 мең тонна табаклы пыяла җитештерү куәтенә чыгарга уйлый. Производствоны киңәйткәннән соң бирегә салынучы инвестицияләр күләме 300 миллион доллар булачак. Әхмәт Кырман шулай ук компаниянең Татарстан икътисадын үстерүгә зур ярдәм итәчәген ышандырып, катнаш тармаклар буенча да хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерде. Болар чимал җитештерү, нефть химиясе производстволарына карый.
Чимал димәктән, агач плитәләр җитештерү производствосын чимал белән Татарстан Мари Эль республикалары һәм Киров өлкәсе тәэмин итәчәк. Татарстан җирендә ачылачак бу ике яңа производство 4 меңнән артык яңа эш урыны белән тәэмин итәргә ярдәм итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында белдергәнчә, “Алабуга” МИЗ дагы бу ике компания яңа технологияләр, идарә итүдә яңа алымнар алып килә. “Безгә Төркия компанияләре белән булган эшлекле мөнәсәбәтләр бик кадерле. Бу проектларның уңышлы булып чыгачагына шигем юк ", ди ул. Рөстәм Миңнеханов аларга Татарстан ягыннан һәр яктан ярдәм итәчәген ышандырды. Татарстан башлыгы бу компанияләр үрнәгендә Татарстанга башка төр компанияләр килер дигән ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100