news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген Алабугада Чит телләр фестивале уза
Алабуга мәктәпләрендә инглиз һәм немец телләрен үзләштерәләр, соңгысының популярлыгы елдан-ел арта
Скопировать ссылку
(Алабуга, 12 март, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген Алабуганың 4 нче гимназиясендә шәһәр күләмендә Чит телләр фестивале уза. “Ул чит телләрне өйрәнүдә мотивацияне арттыру, иҗади һәм танып белү мөмкинлекләрен үстерү, сәләтле укучыларны ачыклау максатыннан үткәрелә”, - дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсеннән.
Фестиваль өч яшь төркемендә (2-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар) укучылар иҗатының өч юнәлеше (“Җыр”, “Шигъри әсәр”, “Театр постановкасы”) буенча үткәрелә. Әлбәттә, боларның барысы да чит илдә булырга тиеш.
Алабуга мәктәпләрендә инглиз һәм немец телләрен үзләштерәләр, соңгысының популярлыгы елдан-ел арта. Эш шунда, Алабуга Германиянең Вальхайм шәһәре белән хезмәттәшлек итә. Узган ел Алабуга укучылары Германиядә үз яшьтәшләре янында кунакта булып кайтты – аларның гаиләләрендә яшәде, дәресләрдә булды. Көзен алар немец укучыларын үзләрендә кабул итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot