news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиевнең туган көне

Шаһивәлиев “Алабуга” махсус икътисади зонасын 2011 елдан башлап җитәкли.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Тимур Наил улы Шаһивәлиев 1978 елның 28 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. 1999 елда Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый. Бакалавр (дипломатия), халыкара хокук магистры. Инглиз, алман, корея телләрендә сөйләшә.

1998–1999 еллар Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының Корея Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесенең ярдәмчесе.

1999–2001 елларда Көньяк Корея Hyosung корпорациясенең Мәскәүдәге вәкиллегендә менеджер.

2001–2005 еллар Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе. 2005–2006 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министрының чит ил инвестицияләр җәлеп итү сораулары буенча киңәшче.

2006–2008 елларда Махсус икътисади зоналар белән идарә итү федераль агентлыгының Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе.

Шулай ук 2006–2008 елларда “Алабуга” махсус икътисади зонасының ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советының рәисе.

2008–2011 елларда Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе.

2011 елдн “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры.

Шулай ук "Татнефтехиминвест-холдинг" ачык акционерлык җәмгыятене директорлар советы һәм “КИП-Мастер” ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советы әгъзасы. Россия Федерациясе Президентының кадрлар резервы әгъзасы.

Өйләнгән, кызын тәрбияли. Тарих белән кызыксына.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100