Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Аксубайда ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты белән ”Мәгариф өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянең берләштерелгән утырышы узды
Бүген Аксубайда ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты белән ”Мәгариф өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянең берләштерелгән утырышы узды
(Аксубай, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Разил Вәлиев җитәкчелегендәге ТР Дәүләт Советы депутатлары төркеме ике көн дәвамында Аксубай районында “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы, аерым алганда милли мәктәпләрнең торышы белән якыннан танышты. Кичә депутатлар районның инновацион белем бирү программаларын актив кулланучы Иске Мукшы авылы лицее, Яңа Дума урта мәктәбе, Аксубайның 3нче урта гомум белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән якыннан танышты. Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музеенда булды. Бүген депутатлар төркеменә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Любовь Овсиенко да кушылды. Көннең беренче яртысында кунаклар район үзәгендәге “Мечта” приютында, “Буратино” өстәмә белем бирү үзәгендә, Аксубайның 2нче урта мәктәбендә булырга өлгерде. Соңрак 3нче урта мәктәп базасында районның мәгариф органнары җитәкчеләре, мәктәп директорлары, гаммәви мәгълүмат чаралары катнашында ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты белән “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиясенең берләштерелгән утырышы үтте.
Әлеге комитет һәм комиссияне җитәкләгән Разил Вәлиев белдергәнчә, төбәкләргә чыгып проблеманы якыннан өйрәнү бик мөһим. Кабинетларда утырып, Казаннан торып кына мәсьәләләргә чишелеш эзләп булмый. Алга таба күчмә утырышларны активрак оештырачакбыз дип вәгъдә бирде ул.
Беренче булып чыгыш ясаган ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Любовь Овсиенко республикада “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру, аерым алганда Аксубай районында аның барышына җентекләп тукталды. Биредә илкүләм проектны тормышка ашыруның ныклы системасы булдырылуын ассызыклады. Ул билгеләп узганча, бүгенге көндә әлеге проектны тормышка ашыруга җирле бюджеттан 3 миллион 480 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу республика буенча әйбәт күрсәткеч санала. Моның 600 мең сумы гомум белем бирү учреждениеләренә, 70 меңе талантлы яшьләргә, 100 мең сумы новатор укытучыларга ярдәм өчен каралган. Заманча мәгълүмати технологияләр, техник яктан тәэмин итүгә, шул исәптән компьютер сыйныфларын җиһазландыруга 60 мең сум акча каралган. Мәгълүм булганча, быел илкүләм проект кысаларында уздырылган конкурста республиканың 87 мәктәбе җиңеп чыкты. Аларга федераль бюджеттан 1 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүгенге көндә әлеге акчалар Федераль казначылыктагы махсус исәп-хисап счетларына күчерелгән. Ул акчаларны мәктәпләр максатчан, ягъни лаборатория җиһазлары алуга, матди-техник базаларны ныгытуга, педагогларның квалификациясен күтәрүгә тотылачак. Инновация программасын уңышлы башкарган очракта, бу мәктәпләргә киләсе елда республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 1әр миллион сум акча биреләчәк. Любовь Овсиенко фикеренчә, мәктәпләргә бу акчаларны беренче ихтыяҗлары өчен тоту мөмкинлеге бирергә кирәк.
Бүген Аксубай районда 27 урта, 4 тугыз еллык мәктәп, 32 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшләп килә. мәктәпләрнең дүртесе инновацион белем бирү юнәлешендә эшли. Аксубай мәктәпләре бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча экспериментта актив катнаша. Тик министр урынбасары билгеләп узганча, республикадагы кебек биредә дә укучыларның аңа әзерлеге канәгатьләндерерлек түгел. Узган уку елында бары бер генә укучы 100 баллга якын нәтиҗә күрсәткән. Ә менә 70 балл җыючылары барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының 14 процентын тәшкил иткән.
“Мин мәктәпләргә бәя биргәндә бер критерийгә таянам: кече яшьтә булсам, үзем дә шунда укырга теләр идемме? Район мәктәпләре белән танышканнан соң, кистереп әйтәм – мин, һичшиксез, биредә укыр идем”. Бу комиссия рәисе Разил Вәлиев фикере. Әмма депутатлар уңай яклар белән бергә, проблемаларны да ачык билгеләде. Шуларның берсе – күп милләтле районда балаларның үз ана телләрендә белем алуга тигез мөмкинлекләре булмауда чагыла. Аксубай районында өч төп милләт – татар, рус, чуашлар яши. Төрле милләт вәкилләренең тату яшәү урыны булган район әнә шундый проблема алдында калган. Биредә рус балаларының барысы да туган телләрендә белем ала алса, татар балаларының бары 76 проценты, ә чуаш балаларының 63 проценты гына ана телләрендә укый. Район үзәгендә эшләүче 4 гомум белем бирү мәктәбенең берсе дә милли түгел. Бу мәсьәлә депутатларны да, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләрен дә борчый. Тик тиздән әлеге проблема уңай якка хәл ителер кебек, чөнки район җитәкчелеге якын елларда район үзәгендә татар мәктәбе ачарга вәгъдә бирде. Татар телен дәүләт теле буларак район балаларының 83 проценты гына өйрәнә. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белдергәнчә, бу Татарстан халыклары телләре һәм мәгариф турындагы республика законнарына каршы килә. “Бу мәсьәләне хәл итү юнәлешендә сезгә эшлисе дә эшлисе”, - дип билгеләп узды ул.
“Без технологияләр, мәгълүматлаштыру артыннан куып төп бурычыбызны – балаларны кеше итеп тәрбияләргә оныта барабыз, ә моңа милли тәрбия аша гына ирешергә мөмкин”, - дип өстәде депутат Фоат Галимуллин. Туфан Миңнуллин белдергәнчә, бары тик милли тәрбия һәм ана телендә белем бирү аша гына балада гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләргә мөмкин. Бары шулай булганда гына җәмгыятьтә кешенең кадере артыр һәм балалар приютларының саны кимер иде.
Утырышта шулай ук мәгариф системасының иң авырткан җирләренең берсе – белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү, мәктәпләрне укучылар санына карап финанслау турында да сүз барды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роза Сәхәбетдинова ТР Дәүләт Советы депутатларына җан башына карап финанслау формаларын үзгәртү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мәгълүм булганча, Россия нормативлары буенча җитәрлек финанс ярдәме алу өчен авыл мәктәпләрендә бер сыйныфта ким дигәндә 14, шәһәр мәктәпләрендә 25 укучы укырга тиеш. Роза Сәхәбетдинова белдергәнчә, авыл мәктәпләрендә әлеге нормативны 8-9 укучыга исәпләргә кирәк.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, мәгариф министрлыгы җитәкчеләре дә безгә үз нормативыбызны булдырырга кирәк дигән фикер җиткерде. Любовь Овсиенко сүзләренә караганда, Татарстан нормативын булдыруны мәктәпләрне өч төркемгә: авыл, эшчеләр бистәсе һәм шәһәр җирлекләрендәге мәктәпләргә бүлүдән башларга кирәк. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Роза Сәхәбетдинова шулай ук 30-80 бала мәктәп белем алган урта мәктәпләрне башлангыч мәктәп итүдән качып, аны ким дигәндә тугыз еллык мәктәп итеп калдыру үтенечен дә җиткерде. Аның фикеренчә, мондый адым мәктәпләр язмышын гына түгел, авылның киләчәген дә хәл итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз