Бүген “Ак Барс” “Витязь”ны кабул итә
Казанлылар һаман үз уенын таба алмаса, Мәскәү өлкәсе хоккейчылары сезон башында искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). 9 уеннан соң нибары 12 очко туплаган “Ак Барс” бүген турнир таблициасындагы хәлен “Витязь” белән уенда яхшыртырга тырышачак. Узган шимбәдә 0:3 исәбенә Мәскәү армиячеләренә җиңелгәннән соң, Казан хоккейчыларын бары җиңү генә канәгатьләндерә ала. Бүген “Татнефть Арена”да уен кичке сәгать 7 дә башлана. Матчның хөкемдарлары – Эдуард Одиньш (Рига), Евгений Гамалей, Александр Захаренков (Мәскәү).
Моңа кадәр командалар ил чемпионаты кысаларында 16 тапкыр очрашырга өлгерде. Әлегә өстенлек тулысы белән Казан командасында. Аның исәбендә 14 җиңү һәм 1 җиңелү. 1 уен уртак исәпкә төгәлләнгән.
Чехов шәһәре командасы узган сезонда Мәскәү өлкәсе клубы тарихында күрелмәгәнчә түбән нәтиҗә күрсәтте. Чемпионат финишында 10 уен рәттән оттырган “Витязь”, даими чемпионатны 23 нче урында гына төгәлли алды. Монннан зур сабак алып булса кирәк, сезон аралыгында команда уенчыларының зур төркеме белән саубуллашты. Һәм менә нәтиҗә: быелгы сезонның стартында Мәскәү өлкәсе хоккейчылары искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә башланды. Беренче сигез уенда 14 очко туплап, алар лидерлар төркемендә бара.