news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген “Ак Барс” “Торпедо”ны кабул итә
Бу командаларның ил чемпионатында 58 нче очрашуы
Скопировать ссылку
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). “Ак Барс” бүген Түбән Новгородның “Торпедо” командасына каршы ил чемпионатындагы 58 нче очрашуын уздыра. Бу уеннарда җиңүләр казанлылар ягында ике тапкырга күбрәк. Казан клубы 34 очрашуда “Торпедо”дан өстен чыккан, 16 сында оттырган. 7 очрашу уртак исәпкә тәмамланган. Узган сезонда бер дивизионда чыгыш ясаган командаларга бер-берсенә каршы 4 тапкыр уйнарга туры килде. Шуның өченсендә Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре өстен чыкты.
“Торпедо”ның генераль директоры Николай Горшков быелгы сезон башында узган елгы нәтиҗәләр белән генә туктап калмаячакларын җиткергән иде. Шуңа күрә команда сезон аралыгында сизелерлек көчәйде. “Торпедо”ның ниятләрен сезон башындагы уңышлы уеннар раслый. 8 уеннан соң 14 очко туплаган “Торпедо” турнир таблицасының 6 нчы баскычында бара. 9 очко туплаган “Ак Барс”әлегә 19 нчы урын белән генә канәгатьләнә ала. Дөрес, казанлылар бер матчны кимрәк уйнаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2