news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген "Ак Барс" төп көндәше белән очраша

Уен бүген Уфада уза.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛның чираттагы туры кысаларында Уфада "Салават Юлаев" командасы белән очраша, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте. Уен 14.30да башлана.

Командалар ил чемпионатлары кысаларында 181 тапкыр бер-берсенә каршы уйнаган. "Барслар" 78 тапкыр җиңү яулаган, 83 тапкыр оттырган, ә 20 уен тигез исәпкә тәмамланган. Узган сезонда көндәшләр 11 тапкыр очрашкан. Дүрт тапкыр даими чемпионат барышында һәм тагын 7 мәртәбә - плей-оффта.

"Уфа-Арена"да узачак уенга Континенталь хоккей лигасы арбитрлары Владимир Балушка, Михаил Бутурлин, Алексей Майтак һәм Александр Отмахов хезмәт күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot