news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген “Ак Барс” ны ЦСКА кабул итә

Уен “Татарстан-Яңа гасыр” каналында һәм “Татар-информ” сайтында трансляцияләнә

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген “Ак Барс” ны Мәскәүдә ЦСКА кабул итә. Россия һәм Татарстан башкалалары хоккейчылары катнашындагы матч кичке сигезенче яртыда башлана, дип хәбәр итә Казан клубының рәсми сайты. “Татарстан-Яңа гасыр” каналы матчны турыдан-туры эфирда күрсәтергә җыена. Уенны шулай “Татар-информ” сайтыннан да карап булачак. Уенның хөкемдарлары – Константин Оленин, Алексей Раводин Мәскәү), Александр Дрееев (Мытищи) һәм Сергей Морозов (Электросталь).

Бу сезонда “Ак Барс” белән ЦСКА моңа кадәр бер тапкыр гына очрашырга өлгерде. 3 октябрьдә Казанда узган матч үзәк армия клубы хоккейчыларының 3:0 исәбенә җиңүе белән тәмамланган иде. Бүгенге уенда реванш алу өчен “барс”ларга ЦСКА ны үз бозында җиңәргә кирәк.

Турнир таблицасында Казан һәм Мәскәү командалары янәшә урнашкан. Безнекеләр әлегә 11 нче, ЦСКА - 12 нче урында.





news_right_1
news_right_2
news_bot