news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бүген “Ак Барс” Минскиның “Динамо” командасы белән очраша

Көндәшләр бер ай элек Казанда очрашканнар иде, ул вакытта “Ак Барс” 4:1 исәбе белән отты

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Белоруссия башкаласы Минскида КХЛ чемпионатының чираттагы матчы – Россия Ачык чемпионатын үткәрә.
“Динамо” белән матч 20.00 сәгатьтә башлана.
“Динамо” (Минск) – “Ак Барс” (Казан) очрашуына бәя бирә торган судьялар бригадасында Сергей Феофанов, Сергей Семенов, Дмитрий Сивов, Александр Садовников бар.
Көндәшләр бер ай элек Казанда очрашканнар иде, ул вакытта “Ак Барс” 4:1 исәбе белән отты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100