news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Ак Барс”Мәскәү өлкәсендә чираттагы очрашуын уздыра

47 уеннан соң 81 очко туплаган “Ак Барс” КХЛ ның гомуми таблицасында, ниһаять, беренче сигезлеккә күтәрелде

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Ак Барс”ның үз мәйданыннан читтәге очрашулар сериясе дәвам итә. Бүген чираттагы уен Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә уза. “Ак Барс”-“Витязь”очрашуы кичке сәгать 7 дә башлана.

Моңа кадәр читтә узган ике очрашуда казанлылар бик тә кирәкле 6 очко җыеп, турнир таблицасындагы хәлен бераз төзәткән иде. 47 уеннан соң 81 очко туплаган “Ак Барс” КХЛ ның гомуми таблицасында, ниһаять, беренче сигезлеккә күтәрелде. Аннан 2 тапкыр азрак очко туплаган “Витязь” исә Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы командалар исемлеген тәмамлый.

Быелгы сезонда Казан һәм Чехов командаларының бу икенче очрашуы. 5 октябрьдә Казанда үткән матчта 2:1 исәбе белән Зиннәтулла Биләлетдинов спортчылары өстен чыккан иде. Очрашулар тарихына килгәндә, бу ике команданың ил чемпионаты кысаларында бер-берсенә каршы 17 тапкыр уйнавы мәгълүм. Статистика Казан хоккейчыларының тулы өстенлеге турында сөйли. 15 очрашу безнекеләрнең җиңүе белән тәмамланган. “Витязь” моңарчы бер тапкыр гына ота алган, бер очрашу уртак исәпкә тәмамланган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100