news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Ак Барс» командасының 19 яшьлек капкачысы беренче тапкыр бозга чыга

Әмир Мифтахов профессиональ хоккейда дүртенче сезонын уйный.

Бүген «Ак Барс» командасының 19 яшьлек капкачысы беренче тапкыр бозга чыга
ХК Барс

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ» ). Казанның «Ак Барс» командасыының тренерлар штабы бүгенге уенда 19 яшьлек капкачы Әмир Мифтаховны беренче тапкыр бозга чыгарырга җыена. Бу хакта тренер Евгений Петровның белдерүенә сылтама белән Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әмир Мифтахов профессиональ хоккейда дүртенче сезонын үткәрә. 2016/2017 еллар сезоныннан башлап ул Яшьләр хоккей лигасы һәм Югары хоккей лигасы чемпионатларында «Ирбис» һәм «Барс» өчен 111 матч уздырды. Ул аларның бары икесендә генә «нуль»гә уйнады.

Дмитрий Квартальнов спортчыларының бүгенге көндәше – «Сочи» хоккей клубы. Ул Континенталь хоккей лигасы соңгы өч матчында оттырды һәм «Көнбатыш» конференциясендә тугызынчы урынны били. Шул ук вакытта оттырган һәр матчта Сочи командасы көндәшләр капкасына икешәр алка кертте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100