news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген "Ак Барс" командасы "Лада"ны кабул итә

Быелга сезонда алар бер-берсе белән ике тапкыр уйнаган, ике очрашуда да "барслар" җиңгән

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчында "Ак Барс" (Казан) һәм "Лада" (Тольятти) командалары очраша. Уен 19 сәгатьтә башлана. Матчка Владимир Букин, Владислав Киселев, Дмитрий Головлев, Денис Тарасовлар кергән судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.

Быелгы сезонда командалар бер-берсе белән ике тапкыр уйнаган. Ике очрашуда да "барслар" җиңгән: 9нчы октябрьдә Тольяттида 3:2 (Бурмистров-2, Песонен; Мастрюков, Романов), 5нче гыйнварда Казанда – 3:0 (Меллер, Варнаков, Захарчук).

Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 101 тапкыр очрашкан. Казанлылар активында 44 җиңү һәм 43 җиңелү бар, 14 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 326-334), дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot